Авыл балаларын гаджетлардан ял иттерәләр
Кышкы каникуллар вакытында авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре мәктәп балалары һәм нәниләр өчен төрле чаралар үткәрәләр.
Бу кышкы саф һавада спорт уеннары да, төрле бәйгеләр дә, тамашалар да.
Башка чаралар белән беррәттән Мюд мәдәният учагында «Сказочная завалинка» дигән викторина оештырылды. Чарада клуб хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар белән бергә әбиләрнең оныкларына укыган әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерделәр, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Иң мөһиме, балалар файдалы ял иттеләр һәм смартфоннардан вакытлыча гына булса да аерылып тордылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев