Авыл бәйрәмендә юбиляр гаиләләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын хөрмәтләделәр
Соңгы яңалыклар

Авыл бәйрәмендә юбиляр гаиләләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын хөрмәтләделәр

Иске Мокшино авылының бәйрәм мәйданчыгында вакыт белән сыналган гаилә парлары һәм мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары игътибар үзәгендә булды.

Ирле-хатынлы Прокопьевлар тормыш юлыннан 65 ел бергә кулга-кул тотынып атлыйлар. Программаны алып баручы Вероника Вырдина билгеләп үткәнчә, барлык гаиләләрдәге кебек үк, алар тормышында да шатлыклы мизгелләр дә, кайгылы минутлар да булган. Әмма алар бер-берсенә ышанычны һәм нәзакатле карашны саклап кала алганнар.

Ирле-хатынлы Наумовлар һәм Павловларның бәхетле никахына – 40 ел, Симакаевлар утыз биш ел иңгә-иң куеп гомер көтәләр. Климкинннар гаиләсе ярты гасырлык чикне узган.

Тормыш юлы шома гына бармый, сикәлтәле чаклары да була. Әмма гаилә парлары – авыл тантанасы гаеплеләре аны лаеклы узганнар, балалар тәрбияләп үстергәннәр. Аларның тормышы һәм язмышы – иң яшь, әле күптән түгел генә барлыкка килгән Атамановлар гаиләсе өчен якты үрнәк.

Авыл бәйрәмендә махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән сугышчыларның тормыш иптәшләре адресына иң яхшы теләкләр яңгырады. Әлбәттә инде, бу ирләрен сугыштан исән-имин һәм җиңү белән каршы алу теләкләре иде.


Нет комментариев