Әти-әниләренең нәни ярдәмчеләре район газетасы редакциясеннән бүләкләр алдылар
Соңгы яңалыклар

Әти-әниләренең нәни ярдәмчеләре район газетасы редакциясеннән бүләкләр алдылар

Редакция ВК берләшмәсендә игълан ителгән #МаминПапинПомощникСН челленджына нәтиҗә ясады.

 

Катнашучыларны күзәтү күңелле булды: ата-аналар биләүдән үк олыларның бөтен эшләрен кабатлап, хезмәткә өйрәнеп үскән балаларының фотоларын җибәрделәр.

Балалар һәрнәрсәдә ярдәм итәргә омтылалар: яшелчә үстерергә һәм җыярга, терлекләр карарга, техника ремонтларга яраталар, хәтта хуш исле бал табар өчен, бал кортларыннан да курыкмыйча, умарта оясына да керәләр.

Челленджда 14 кеше катнашты. Лайклар саны буенча без җиңүчеләрне билгеләдек – алар Екатерина Белова һәм Фирая Хөснетдинова булды. Җиңүчеләрне безнең укучылар лайклар һәм постларга шәрехнамәләр юлы белән сайлады. Алар нәтиҗәләр ясау көненә бертигез күләмдә – 234 әр лайк җыйганнар.

– Укучылар аудиториясенең күптөрле булуы безгә бик ошый. Социаль челтәрләрдә безнең язылучылар арасында үз балаларының уңышларын һәм казанышларын фотога төшерергә яраткан яшь әниләр бик күп. Зур һәм кечкенә эшләрдә аларны һәрвакыт хуплагыз. Бала өчен мондый ярдәм – ул зур үрләргә юл! Тәүге баскыч безнең челленджда җиңү булсын, – дип билгеләп үтте җиңүчеләрне котлап, район газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова.

 


Нет комментариев