Аксубай техникумы территориясендә Ватанны саклап Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган сугышчылар – диңгез пехотасы өлкән матросы Руслан Садыйков һәм рядовой Иван Баженов хөрмәтенә стелалар ачылды.
Истәлекле митингка техникум студентлары, төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән уку йортын тәмамлаучылар, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь армиячеләр, дин әһелләре, неонациизмга каршы көрәштә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган барлык кешеләр җыелды.
– Украинада махсус операция безнең район өчен эзсез үтми, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов хәтер митингын ачып. – Безнең егетләр тигез булмаган көрәшне кабул иттеләр, алар хәрби бурычларын үтәп һәлак булдылар. Иван Баженов һәм Руслан Садыйков безнең хәтердә калачак. Аларның кыска тормыш тарихы бар, ләкин алар үзләреннән соң якты эз калдырдылар. Укыдылар, спорт белән шөгыльләнделәр, һөнәрләр алдылар, яшәргә һәм эшләргә теләделәр.
Митингта катнашучыларга АТУТ директоры Фәрхат Аюпов мөрәҗәгать итте, техникум укучылары өчен Руслан Садыйков һәм Иван Баженов мәңгегә Ватанга тугрылык, батырлык үрнәге булып калачак. Япмаларны ачу буенча мактаулы миссияне Иван Баженов һәм Руслан Садыйковның әти-әнисе башкарды. Йөзләгән катнашучылар каршында хәрби формадагы якташларының образлары пәйда булды. Стелалардан яшь, чибәр егетләр карап тора иде. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мөселман традицияләре буенча Равил хәзрәт Камалетдинов Руслан Садыйков хөрмәтенә дога укыды, Аксубай православие чиркәве рухание иерей Антоний Рыбочкин Иван Баженов стеласы янында изгеләндерү йоласын башкарды.
Митингта катнашучылар якташлар стеласына чәчәкләр куйдылар. Техникум укучылары АТУТны тәмамлаган Иван Баженовның яраткан җырын хор белән башкардылар.
Нет комментариев