Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ашыгыч ярдәм: мобилизацияләнгән аксубайлыларга ярдәм кирәк

Шимбә көнне җитәкчелек һәм волонтерлар Аксубай районыннан мобилизацияләнүчеләр янында булдылар.

Бу юлы ир-егетләр белән башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев һәм махсус хәрби операция башланганнан алып күпләр өчен туганнарына әйләнгән волонтерлар – Диңгезчеләр җыелышы вәкилләре Флен Зәйнуллин һәм Анатолий Скворцов очрашты. Соңгы сәяхәттән – ике атна элек районда сугышчылар өчен кирәкле барлык хәрби амуницияне сатып алу өчен зур ярдәм җыю оештырылды.

Флен Зәйнуллин эшлекле дүшәмбедә сәфәре турында сөйләде.

– Мобилизацияләнүчеләр ярдәмнәре өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм район халкына рәхмәт сүзләре әйттеләр. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Соңгы атнада ветеринария берләшмәсе коллективы, почта хезмәткәрләре, «Росгострах» хезмәткәрләре һәм аларның клиентлары, Татар Сөнчәлесе, Иске Үзи, Яңа Ибрай, Иске Ибрай, Яңа Дума, Яңа Аксубай авыллары халкы ярдәм җыю эшендә активлаштылар, – дип билгеләп үтте Флен Зәйнуллин. – Яңа Дума авылы кешеләре – Риназ Зарипов һәм аның авылдашлары да ярдәм җыюга актив кушылдылар. Егетләр бик канәгать, әти-әниләре, хатыннары шалтыраталар, барысына да рәхмәт әйтәләр. Мобилизацияләнүчеләр позитив карашта, сәлам тапшыралар һәм җиңү белән кайтырга вәгъдә итәләр.

Волонтерлар исемлек буенча алдагы сәфәрләрдә егетләр сораганнарның барысын да диярлек сатып алганнар, тик 25 бушату җайланмасы (разгрузка) сатып алу өчен акча җитмәгән, өстәмә рәвештә 200 мең сум акча җыярга кирәк. Егетләр телефоннарны һәм рацияләрне заряжать итү өчен, өстәмә рәвештә генераторларга җайланмалар да сорыйлар.

Безнең егетләргә дүрт генераторны Георгий Погодкин, әтиле-уллы Александр һәм Антон Убейкиннар, эшмәкәрләр Евгений Казаков, Мансур Рафиков тапшырдылар. Алексей Становов, Усман Рафыйков һәм Алексей Афанасьев запас частьлар һәм май белән бензопычкылар җибәрделәр. Евгений Казаков, Радик Мингатин, Айрат Хәмитов, Фәнис Сибгатуллин, Александр Сидоров, Виталий Еграшкин һәм күп кенә битараф булмаган кешеләр акчалата ярдәм күрсәттеләр. Кемдер азык-төлек белән ярдәм күрсәткән, күпләр хәрби амуниция өчен волонтерларның счетларына һәм карталарына акча күчергән.

– Чыннан да, Флен Җәмил улы һәм Анатолий Николаевич зур волонтерлык эше башкаралар. Ярдәм җыюны кемгә дә булса башка кешегә тапшырсак, мондый нәтиҗә булмас иде, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Алар хәрби киемнәр сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарын йөреп чыгалар, мобилизацияләнүчеләр белән дә, махсус хәрби операциягә киткән кешеләр белән дә һәрвакыт элемтәдә торалар. Кешеләр бердәм фронтка әйләнде. Безнең егетләргә ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт!

Флен Зәйнуллин бүлешкәнчә, игелекле һәм ярдәмчел кешеләргә тиешле бәя бирергә кирәк, кичә һәм бүгенге көндә счетка 34 мең сум акча кергән. Ярдәмне ашыгыч рәвештә җыярга кирәк!

Мобилизациялеләр арасында безнең районнан булган, әмма шәһәрләрдән чакырылган тагын өч егет бар. Район аларны да ярдәмсез калдырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев