28 апрельдә “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Авыр хәлләрдә кешеләр нәкъ менә “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең ярдәменә өметләнә, алар санаулы минутлар эчендә кеше гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган урында була. “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең профессиональлеге, аларның оператив һәм дөрес карар кабул итә белүләре, кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала.
Бу хезмәтнең көндәлек эше – динамик һәм тынгысыз. Бригада барлык көтелмәгән хәлләргә дә әзер булырга тиеш. Бигрәк тә, пандемия чорында. Коронавирус билгеләре белән авыручыларга чакыруга чыгу – “ашыгыч ярдәм” хезмәткәре сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.
– Һәр сменада бүлектә ике күчмә бригада кизү тора, – дип сөйли өлкән фельдшер урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наталья Охотникова. – Әмма практикада төрле хәлләр очрый: “Ашыгыч ярдәм” юл-транспорт һәлакәтләре булган урынга да чыга, авыруларны Чистай медицина учреждениеләренә, Республика клиника хастаханәсенә илтү, ул чакта бары тик бер бригада гына бөтен чакыруларны кабул итә. Шул сәбәпле генә фельдшерның килүен көтү вакыты артырга мөмкин.
“Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең күпчелеге зур эш тәҗрибәсе булган белгечләр. Мәсәлән, Владимир Александровның стажы – 38, Резидә Зәйнуллинаның – 35, Ольга Сидерякованың 33 ел. Наталья Охотникова медицина өлкәсендә чирек гасыр хезмәт куя. Яшьләрдән фельдшерлар Александр Александров һәм Надежда Убейкина медицина хезмәткәрләре династиясен дәвам итүчеләр. Барлык хезмәткәрләр турында да яхшы сүзләр генә әйтергә була. Алар – үз һөнәри бурычларына бирелгән кешеләр. Бигрәк тә бу катлаулы чорда – үзләренең профессиональлеге, куркыныч авыруга каршы көрәштә батырлыклары белән алар кешеләрнең ихтирамын, район хастаханәсе җитәкчелегенең абруен яуладылар.
– Ашыгыч ярдәм бүлеге үз бурычын яхшы үти, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. – “Ашыгыч ярдәм” белгечләре үз эшләренә зур җаваплылык белән карыйлар.
Нет комментариев