РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районы үзәк хастаханәсенә бер тапкыр кулланыла торган медицина костюмнары бүләк итте 
Соңгы яңалыклар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районы үзәк хастаханәсенә бер тапкыр кулланыла торган медицина костюмнары бүләк итте 

Бүген, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнендә, Аксубай район үзәк хастаханәсенә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова исеменнән 28 бер тапкыр кулланыла торган медицина костюмы тапшырылды.

Игелекле миссияне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров башкарды.

Бу костюмнар ”03” хезмәтенә очраклы гына тапшырылмаган. Нәкъ менә алар, ашыгыч ярдәм коллективы, бүген алдынгы позициядә эшли һәм чакыру буенча ОРВИ, ОРЗ белән авыручылар, COVID-19 буенча шикләнелүчеләр арасында булучылар янына барып, үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куя. Гадәти тормышта йогышлы авырулар табиблары киеп эшли торган саклагыч медицина костюмнары соңгыларына барганда бигрәк тә кирәк.

–Депутатыбыз Ольга Ивановнага, Аксубай районын беркайчан да игътибарсыз калдырмаганы өчен чиксез рәхмәтлебез, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Бу юлы да аның ярдәме безнең табиблар өчен бик урынлы булды. Безнең медиклар сакланган һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә эшли алалар дип ышанам. 

–Коронавирус буенча хәл киеренке булып кала бирә, әмма идарәне югалтмаска кирәк, – дип билгеләп үтте поликлиника мөдире терапевт Алина Маланчева. – Без бу костюмнарга мохтаҗ идек. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре исеменнән депутатка бу ярдәме өчен бик зур рәхмәт.

Район башлыгы Камил Гилманов Ольга Ивановна белән телефон аша элемтәгә кереп, район өчен күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. ”Уяв” Бөтенроссия бәйрәмендә Ольга Павлова футбол командасына туплар бүләк итте, Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы быел депутаттан бүләккә 47500 сумлык 19 чаңгы комплекты алды. 

Җиңүнең 75 еллыгында ул сугыш ветераны, озак еллар Аксубай милиция бүлеген җитәкләгән Николай Борисович Гусевка мемориаль такта әзерләүдә финанс ярдәме күрсәтте. Ул Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Борисович яшәгән йортка урнаштырылачак. 

– Ольга Ивановна безнең район өчен чын күңеле белән шатлана, аның эшләре белән кызыксына, коронавируска бәйле хәлне борчылып күзәтә, – дип уртаклашты район башлыгы.
Бүгенге көндә Аксубай районында коронавирус инфекциясе йоктыруның өч очрагы рәсми рәвештә расланды. Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, авыру йоктыручыларның берсе Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, икесе – өйдә күзәтү астында.


Нет комментариев