Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Асфальт булачак

Район үзәгенең Полорусов-Шелеби урамында юл өслеген алмаштыралар.

Бу урамда яшәүчеләр, ниһаять, капиталь ремонтны көтеп алдылар.

Эшләр «Татарстан Республикасы торак пунктларының гамәлдәге асфальт-бетон өслекләрен ремонтлау» республика программасы буенча алып барыла. Подрядчы – «Татавтодор» оешмасы.

Район үзәгенең төп урамы – Золин урамы белән тоташкан якташыбыз, чуаш шагыйре Николай Полорусов-Шелеби исемен йөрткән тыныч урамда берничә көн машиналар гөрелтесе тынмый. Бер-бер артлы КамАЗ машиналары һәм башка техника килеп-китеп тора.

– Башта биредә иске юл өслеген кырып алдык һәм ташыдык, хәзер исә яңа юл нигезен төзүгә керештек. Юлның гомуми озынлыгы 350 метр тәшкил итәчәк, – дип сөйләде мастер Динар Низаев.

Юл төзелешен урамда һәм аңа тоташкан тыкрыкларда яшәүчеләр күзәтеп тора.

– Тавыш безгә комачауламый, түзәрбез, аның каравы яңа асфальт булачак, – дип уртаклашты пенсионер Петр Евграфов. – Район үзәгендә үзгәртеп коруларга сөенәбез, менә яңа юлны да көтеп алдык! Юлчылар тырышып, җитез һәм оператив эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев