Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Армиядә хезмәт итү – үзеңне күрсәтү һәм Ватанга файда китерү мөмкинлеге

1 октябрьдән Россия буенча хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды

Ул ничек оештырылачак, яңа чакырылыш кампаниясендә үзгәрешләр бармы – боларның барысы турында да Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин белән сөйләшәбез.

– Әңгәмәне армиягә чакыру турындагы закондагы яңалыклардан башлыйк әле.

– Алдагы чакырылыш команиясе белән чагыштырганда, бүгенге көнгә кайбер үзгәрешләр кертелде. Алар чакыру турындагы канунны санга сукмаган яшьләрнең җаваплылыгына кагыла. Җәза повестка тапшырганнан соң, нигезсез сәбәпләр аркасында хәрби комиссариатка килмәүчеләр өчен катгыйландырылды. Элек качып йөрүчеләргә кисәтү ясала яисә 500 сум күләмендә штраф салына иде. Хәзерге вакытта моның өчен 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Медицина тикшерүеннән читләшкән гражданнарга кисәтү яисә 15-20 мең сум күләмендә штраф яный.

–Безнең егетләр арасында качып йөрүчеләр бармы?

– Кызганыч, әмма бар. Мин аларга уйлап та тормыйча повестка буенча билгеләнгән урынга килергә киңәш итәр идем. Яшеренү, качу – ир-егет эше түгел. Башта медицина комиссиясе үтегез, бәлки, сәламәтлек торышы буенча сезне армиягә хезмәткә алмаслар да. Яраклы дип танысалар – Ватан алдындагы изге бурычыгызны үтәгез. Өстәвенә, әлегә хезмәт бер ел дәвам итә, алга таба хезмәт срокларында үзгәрешләр дә булырга мөмкин.

– Дамир Нурмөхәммәт улы, егетләребез нинди гаскәрләргә озатылачак?

– Хәзерге вакытта коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флоты, хәрби-космик көчләр гаскәрләре туплана. Шулай ук теләгән кешеләр Самара өлкәсендәге шефлыкка алган хәрби частька җибәрелергә мөмкин. Якташларыбыз анда хезмәт итә һәм без алар турында уңай фикерләр алабыз.

– Быел көздә Аксубай районыннан күпме егет хәрби кием киячәк?

– Агымдагы елның көзендә Россиянең Кораллы Көчләре сафларына 40тан артык егет басачак. Йөздән артык кеше медицина һәм чакырылыш комиссияләренә чакырылган, анда аларның көзге чакырылышта хезмәт итәргә барачакмы-юкмы икәнлеге хәл ителәчәк. Параллель рәвештә ир-атларны контракт буенча хезмәткә җыю бара. Ел башыннан Аксубай районы буенча 27 ир-ат контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдергән.

– Контрактның төп шартлары турында сөйләгез әле.

– Запастагы гражданнарның контракт буенча хезмәт итү яше артты, ул хәрби исемгә бәйле – 18 дән 65 яшькә кадәр (солдатлар, сержантлар 18 дән 60 яшькә кадәр, офицерлар, өлкән офицерлар 65 яшькә кадәр). Контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләү югары. Махсус хәрби операциядә катнашуга беренче тапкыр контракт төзегән граждан исәбенә 195 мең сум акча күчерелә, айлык акчалата түләү – 204 мең сум. Ватанны саклау – һәр ирегетнең изге бурычы. Тиешле матди кызыксындыру чарасы да бар. Яшь кешеләр өчен бу үз мөмкинлекләрен күрсәтү һәм Ватанга файда китерү өчен яхшы мөмкинлек. Мин хәрби хезмәткә чакырылучылар белән аралаштым, аларның хезмәт турындагы фикерләрен белдем – аларның армиядә хезмәт итү теләкләре бар һәм алар хезмәткә әзер.

Белешмә

15 сентябрьдән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары итеп подполковник Дамир Гайнуллин билгеләнде. Дамир Гайнуллин 1961 елгы, тумышы белән Буа районыннан. Прапорщиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чиләбе танк югары хәрби командалык училищесында һәм Мәскәүдә Хәрби университетта укыган. Төрле елларда танк частьләрендә чыныккан офицер Татарстан районнарында: Апаста, Кама Тамагында, Тәтештә хәрби комиссариатлар җитәкләгән, республика хәрби комиссариатында хезмәт куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев