Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Апрельнең соңгы көнендә циклон Татарстанга янә яңгыр алып киләчәк

Татарстанда ял көннәрендә һава шартлары янә үзгәрәчәк, әмма температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелми.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Шимбә көнне, 29 апрельдә, республика территориясендә һава торышын әле антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз.

Җил төньяк-көнчыгыштан (көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәя) исәчәк һәм юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, 30 апрельдә исә «көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары узган вакытта» төбәктә бераз яңгыр (көндез урыны белән) явачак, дип искәртә синоптиклар.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк һәм тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13, көндез +19..+24 градус (көнчыгышта +26 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 1 һәм 2 майда, Татарстан «җылы һәм тотрыксыз һава массасында кала». Атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градус, 2 майда республиканың көнбатышында +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев