Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аның тавышын бүтән берәүнеке белән дә бутап булмый

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зональ этабында сәнгать, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә зур казанышларга ирешкән хатынкызлар арасында «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациядә безнең районны Эвелина Сруртдинова тәкъдим итте.

Сәхнә сәнгатен яратучылар аның чыгышларын сокланып күзәтәләр, аның тавышын башка берәүнеке белән дә бутап булмый. Эвелина Сруртдинованың катнашуы теләсә нинди концертта программа бизәге булып тора һәм иң якты тәэсирләр калдыра. Бу сәнгатькә ул балалар иҗат мәктәбендә үз тәрбияләнүчеләрен дә уңышлы өйрәтә. Укучылары һәм педагог үзе дә халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләре лауреатлары.

Югары квалификацион категорияле укытучы, И.В. Әүхәдеиев исемендәге Казан музыка көллиятен «Музыкаль эстрада сәнгате» белгечлеге буенча, Мәскәүдә Россия театраль сәнгать университеты – ГИТИСны «Актерлык сәнгате» буенча тәмамлаган, хәзерге вакытта Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтының «Музыкаль эстрада сәнгате» факультеты икенче курс студенткасы булып тора. Магистрлык программасы: «Вокал сәнгате», профиле: «Эстрада-джаз җырлавы». «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев