Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әнкәйне сагынып

Сагынып кайта идек туган йортка, Ял көнендә әнкәй янына.

Сагынып кайта идек туган йортка,
Ял көнендә әнкәй янына.
Әнкәй булмаса да, барам хәзер
Туган йортым сеңгән каныма.
Күзләремә, әнкәй, күренәсең,
Төшләремдә сине кочаклыйм.
Арабызда инде булмасаң да,
Янәшәңдә, әнкәй, мин атлыйм.
Һәр көн саен уйларыма кереп,
Иркәлисең минем күңелне.
Сине уйлап, әни – кояш чыга,
Яктырта минем тормыш күгемне.
Яшисең, әни, йөрәк түрләрендә,
Җылытасың, хәл, көч бирәсең.
Ярдәмеңә синең мохтаҗ без,
Шулай икәнен син дә сизәсең.

Ләйсән Әхмәтшина,
Яңа Ибрай авылы.

Фото: unsplash.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев