Әниләргә улларыннан ихлас котлаулар!
Әниләр көне алдыннан без район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләренең үз әниләрен шәхсән котлауларын сорадык һәм аларны тәрбияләгән аналарны күрсәтергә карар кылдык. Өстәвенә, бу атнада тагын бер күркәм гаилә бәйрәме – Уллар көне билгеләп үтелде.
Станислав Зайцев, район башкарма комитеты җитәкчесе:
–Әниләр көне безнең иң кадерле һәм газиз кешеләребез – әниләребезгә багышланган иң якты һәм җылы бәйрәм. Ихлас күңелдән сезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм. Әни мәхәббәте безне бишектән үк җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, уңышларга ышанырга ярдәм итә. Безгә ничә яшь булуы мөһим түгел, әни мәхәббәте, аның игелекле сүзләре, назлы карашы, үтемле киңәшләре балага да, олы кешегә дә кирәк. Рәхмәт сүзләрен кабул итегез, сезнең аруталусыз хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, юмартлыгыгыз алдында баш иям. Йөзегездән елмаю китмәсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм балаларыгызның җылы мөнәсәбәтен телим.
Әнисе – Зайцева Лидия Витальевна, бердәнбер улының әнисе, хәзерге вакытта лаеклы ялда, статистика, прокуратура, салым хезмәте, «Хыял» приютында эшләгән.
Андрей Ильмухин, ТР «Аксубай урманчылыгы» ДБУ җитәкче-урманчысы:
– Һәр кешенең тормышы әнинең җылы куллары кагылудан башлана. Олыгайгач кына, без бала үстерүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлый башлыйбыз: төн йокламыйбыз, борчылабыз, барысы да тук, өс-башлары бөтен һәм сәламәт булсыннар өчен минут саен кайгыртабыз. Әни мәхәббәте һәм назы безне гомер буена җылыта. Әни – безнең җирдәге фәрештәбез. Барлык әниләр алдында түбәнчелек белән баш иям! Сәламәтлек, бәхет, балаларының кадер-хөрмәтен телим!
Әнисе – Ильмухина Валентина Андреевна, биш бала тәрбияләп үстергән. Аксубай кино челтәрләре ветераны, әлеге оешмада 21 ел баш хисапчы булып эшләгән.
Алексей Тимирясов, мәдәният бүлеге җитәкчесе:
– Бу үзенчәлекле көнне барлык әниләрне дә котлыйсы һәм чиксез кайгырту күрсәтәсе килә. Алар – безнең җирдәге саклаучы фәрештәләребез, безгә яктылык бирүчеләребез, безгә тормыш бүләк иткән дөньядагы иң яхшы кешеләр. Без әниләребезгә сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм тыныч күк йөзе телибез. Безне беренче минутлардан ук җылытучы әти-әни назы сүнмәсен. Аларның гомерләре озын һәм шатлыклы булсын. Әниләр көне белән!
Андрей Тимирясов, Аксубай районында Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты:
–Бу бәйрәм безнең һәрберебез өчен мөһим. Бу көн – сезгә, кадерле әниләр, кызларыгыздан һәм улларыгыздан тирән ихтирам һәм мәхәббәт билгесе, җәмгыять тормышында сезнең зур роль уйнавыгызны тану. Гаилә уңайлыклары һәм булган барлык яхшылыклар өчен без нәкъ менә сезгә бурычлы. Сез безнең беренче җиңүләребезгә шатланасыз һәм беренче ачы уңышсызлыкларны кичерергә булышасыз. Ничә яшьтә булсак та, сез безнең өчен һәрвакыт яшь, матур һәм иң яраткан кеше булып каласыз, ә без сезнең өчен анна тәрбиясенә һәм назына мохтаҗ балалар. Кадерле әниләр, сезнең алда баш иям!
Әниләре – Вера Петровна Тимирясова, өч малай әнисе. Хезмәт биографиясенең озак елларын авыл хуҗалыгында, башлангыч сыйныфлар укытучысы, сәүдә өлкәсендә һәм иминият агенты булып эшләүгә багышлаган.
Руслан Ибляминов, Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе:
– Безнең тормышыбызда иң изге кешеләр – алар безнең әниләребез. Аларның мәхәббәте вакытларга һәм хәлләргә буйсынмый. Ул фәрештә кебек, һәрвакыт безнең белән, безне саклый һәм барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Без әниләрнең риясыз һәм көчле булуларын туганчы ук сизәбез. Без кая гына китсәк тә, ничек кенә ерак булсак та, аның кайгыртуы, мәхәббәте һәрвакыт безнең белән. Бер әниемне генә түгел, янгыннарны һәм юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан чын ир-егетләр тәрбияләп үстергән үземнең хезмәттәшләремнең әниләрен дә җылы тәбриклим. Аларга бәхет, исәнлек, ярату һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән, Сезне, газиз әниләр!
Әнисе – Роза Вәгыйз кызы Ибляминова, Яр Чаллы шәһәрендә яши, ике бала тәрбияләп үстергән, алар аңа өч онык бүләк иткәннәр. Гомер буе тукландыру өлкәсендә хезмәт куйган.
Алмаз Бакиров, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары:
– Кадерле, ягымлы әниләр, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйм. Без бу тормышта ирешкән бар нәрсәгә дә – иң беренче чиратта әниләр, Сезгә – Сезнең чиксез мәхәббәтегез, түземлегегез һәм тәрбиягез өчен бурычлы. Бәйрәмдә сезнең янәшәгездә иң кадерле кешеләрегез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезнең янәшәгездә булсыннар. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим.
Әнисе – Рәмзия Газизҗан кызы Бакирова, биш бала тәрбияләп үстергән, 32 ел эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.
Иршат Ханифов, управляющий ООО «Волга-Селект»:
– Всю жизнь мамы дарят свою любовь детям, проявляя мудрость, постоянную заботу, самоотверженность и нежность. Терпение и доброта, умение всегда выслушать, помочь, понять, дать совет и прийти на помощь — это поддерживает каждого из нас в течение всей жизни. Желаю всем мамам счастливых долгих лет жизни, благополучия, душевного спокойствия, комфорта и уюта в доме! Пусть каждый день будет приносить приятные события, а дети подарят радостные, счастливые моменты и много веселых улыбок!
Мама – Фигаль Зиннатовна Зинатуллина, воспитала троих детей, всю жизнь проработала в сельскохозяйственной отрасли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев