Соңгы яңалыклар

Әни казанышы

–Үз практикамда миңа төрле ата-аналар белән аралашырга һәм эшләргә туры килде, – дип яза безнең даими әбүнәчебез педагогика ветераны Гөлсинә Аккулова. – әмма Денис һәм Аида Глезденевларның әниләре Марина Васильевна аерым хәтердә калды.

Сыйныф белән нинди генә чарага әзерләнсәк тә, ул һәрвакыт янәшәдә булды һәм аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итте. Аның башкарма комитетның төзелеш бүлегендә эшләп, безнең сыйныф сәгатьләрендә, очрашуларда һәм бәйрәмнәрдә катнашырга ничек өлгерүе минем өчен бүген дә сер булып кала.

Минем карашка ул бик яхшы әни иде. Хезмәттәшләремсыйныф җитәкчеләре минем шундый ярдәмчем булуына хәтта көнләшәләр иде. Мин Әниләр көне алдыннан аның турында язмый кала алмыйм. Чөнки мәктәптә укыган чорда әни ярдәме һәркем өчен бик мөһим. Аиданың Аксубай урта мәктәбен бетергәч Мәскәү университетына укырга кереп, аны кызыл дипломга тәмамлавы очраклы түгел. Анда да ул барлык эшләрнең инициаторы була, университетның хореография коллективында бии. Әнисе аны ерактан да рухландырып тора.


Нет комментариев