Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Ангел» позывнойлы сугышчы мәңгегә үлемсезләр исемлегендә калачак

«Ангел» позывнойлы сугышчыга Хәтер тактасы ачылган Иске Үзи авылында яңгыр тагын да көчлерәк яуды

Һава торышының көйсезлегенә карамастан, мәктәп янында укучылар һәм укытучылар тигез рәт булып тезелеп бастылар. Диварда ак япма белән капланган гранит мемориаль плитә янында яшь армиячеләр сакта торды.

Авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова һәм мәктәпнең тарих укытучысы Борис Захаров митингта катнашучылар белән вафатыннан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән герой-якташ Айдов Алексей Витальевич турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Медальне сугышчының әнисенә район башлыгы Камил Гилманов чәчәк бәйләме белән бергә тапшырды.

Алексей Айдов махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби бурычны үтәүгә керешә. Өйрәнүләр узгач, Донецк өлкәсенә җибәрелә. Игелекле, йомшак холыклы, теләсә кайсы минутта ярдәмгә ашыгырга әзер булганы өчен аңа «Ангел» позывное бирелә.

Донецк өчен иң авыр сугышлар нәкъ менә махсус операция башында барды һәм безнең сугышчылар аларда чын хәрби чирканчык алдылар.

– Без беренче, иң рәхимсез һөҗүмнәрне үз өстенә алган һәм шуның белән нацистларның Россия территориясенә якынлашуын туктаткан кешеләр арасында якташларыбыз, Аксубай егетләре дә булуы белән горурланабыз, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Аларның кайберләренә моның өчен үз гомерләрен корбан итәргә туры килүе генә бик үкенечле. Шулай килеп чыкты, варисларга Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган бабаларының язмышын кабатларга туры килә. Украинадагы сугыш та җиңү белән тәмамланыр дип ышанам. Ә без бүген һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ачкан гранит Хәтер такталары аларның батырлыгы турында искә төшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев