«Анда яшь ир-егетләр һәлак була, мин барыбер китәм»
Соңгы яңалыклар

«Анда яшь ир-егетләр һәлак була, мин барыбер китәм»

Иске Кыязлы мәктәбендә хәрби операциядә һәлак булган чыгарылыш укучысы Андрей Филиппов истәлегенә хәтер тактасы урнаштырдылар

Аның истәлегенә багышланган митингка туганнары, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары, мәктәп ветераннары һәм укучылар җыелды.

Бу мәктәп диварында махсус хәрби операция барышында һәлак булган мәктәпне тәмамлаучылар истәлегенә ачылган бишенче хәтер тактасы.

Мондый мемориаллар – Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүчеләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел. Матәм такталарындагы сурәтләр, якташлары өчен ватанпәрвәрлек үрнәгенә әверелеп, аларның һәркайсының батырлыгы һәм үлемсез булуы турында искә төшерә.

Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин, каһарманның әнисе Зинаида Андреевна Филиппова, сеңелләре Галина һәм Нина, хатыны Ирина Васильевна катнашты.

Андрей 1972 елда Яңа Кыязлы авылында туган, анда башлангыч мәктәптә укыган. Урта мәктәпне Иске Кыязлыда тәмамлаган. Псков һава-десант дивизиясендә хезмәт иткән. Армиядән соң Вахитов исемендәге колхозда механизатор булып эшләгән. Контракт төзүгә кадәр «Волга Селект» агрофирмасында тракторчы булып хезмәт куйган.

– Бүген без күңелләребездә мәңгегә сакланачак кешене искә алырга җыелдык. Якташыбыз, каһарман, ватаныбызның патриоты, Ватанны саклаучы Андрей Филиппов турындагы мемориалны ачабыз, – дип билгеләп үтте тантанада чыгыш ясап, Илшат Моратшин. – Махсус хәрби операция башлангач, Андрей аңлы рәвештә сайлау ясады, контрактка кул куйды һәм үз теләге белән Ватаныбызны якларга китте. Ул чын солдат батырлыгын һәм ныклыгы үрнәген күрсәтте.

Авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин якташын аеруча җылы һәм дулкынландыргыч хисләр белән искә алды. Андрейның яшьтән үк техника белән кызыксынуын билгеләп үтте. Газинур Газыйм улы аларның соңгы очрашулары турында да сөйләде:

– Мин механик булып эшләгәндә, без бергә хезмәт куйдык – ул үз эшенең чын остасы, ышанычлы дус һәм иптәш иде. Бервакыт кибет янында Андрей басып тора, аны балалар чолгап алган, ул аларны туңдырма, печенье-конфет белән сыйлый. Газинур, мин МХОга дошманга каршы көрәшкә китәм, диде.

Педагогика ветераны, мәктәпнең элеккеге директоры Искәндәр Могыйнов укучылар турында үткән заманда сөйләүнең авыр булуын әйтте. Әмма ул, Ватан мәнфәгатьләрен яклауга баскан башка укучылары кебек үк, Андрей белән горурлануын билгеләп үтте.

– Андрей Зинаида Андреевна һәм Николай Николаевич Филипповларның хезмәт сөючән гаиләсендә тәрбияләнеп үсте. Бик тә эш сөючән бала иде, спорт белән мавыкты, әти-әнисен, апаларын, энесен, балаларны, мәктәпне, укытучыларын бик яратты. Техника белән кызыксынды, аңа нинди генә техника бирмәсеннәр, ул аны һәрвакыт карап, төзек тотты. Аның турыда үткән заманда сөйләп булмый, тамакта төер, бүген монда катнашканнарның һәркайсына бик тә авыр. Ватанга, әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларыбызга бик зур рәхмәт. Без Андрейны мәңге истә тотачакбыз, – диде педагогика ветераны Юлия Исаева.

Иске Кыязлы мәктәбе директоры Фирдәүс Зәйдуллина митингта катнашкан геройның әнисенә күңел түреннән чыккан җылы рәхмәт сүзләре җиткерде.

Җавап сүзендә һәлак булган сугышчының сеңелесе Галина мемориаль такта ачуда катнашкан һәркемгә гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде.

–Без гаиләдә бишәү идек, Андрей өлкән иде, безнең өчен ул бик кайгыртучан абый булды, – дип сөйләде Нина, күз яшьләрен һәм хис-кичерешләрен көчкә тыеп. – Без әнигә Андрей МХОга китте дип әйтмәдек, ул вакытта ул инсульт кичерде һәм аның сәламәтлеге тагын да начарланырга мөмкин иде. Эшкә китте, дидек. Безнең гаиләдән барлык ир-атлар китте.

Игелекле, игътибарлы ир буларак, Андрей турында сугышчының хатыны Ирина Васильевна искә алып сөйләде, алар 15 ел бергә яшәгәннәр.

– Андрей бик яхшы кеше иде. Без бергә яши башлагач, ул минем олы кызларымны үзенекеләр кебек кабул итте. Оныкларым өчен чын бабай иде, алар аны бик яраттылар, бабай дип йөрделәр, – дип сөйләде һәлак булган сугышчының тормыш иптәше. – Андрей МХО башлангач, яңалыкларны караганда үзенә урын таба алмады, вәзгыятьне анализлый иде дә, һәрвакыт: анда яшь егетләр һәлак була, мин барыбер китәм, ярты гомеремнән артык яшәдем инде, бер генә гомерне булса да саклап калырмын, дип кабатлый иде.

Хатыны аны ике тапкыр туктата алган. Өченче тапкыр ул, әйтмичә генә медкомиссия узган, барлык документларга кул куйган һәм хатынын факт алдына куйган: әгәр хәзер дә миңа киртә куясың икән, мин башка район аша китәм, дигән.

Ул өч айдан кайтырга вәгъдә итә. Телефон хыянәтче кебек, бер сүз дә дәшми: Андрей бер тапкыр да туганнары белән элемтәгә чыкмаган, аны штурм бригадасына билгелиләр һәм ул аннан шалтырата алмый. Андрей Филиппов контракт төзегәннән соң бер ай узгач һәлак була.

Кояш нурлары яңа гына ак полотно салдырылган яңа мемориаль тактаның шомартылган өслегендә чагылды, әйтерсең ул үзе хушлашырга килгән барлык кешеләрнең күзләренә карарга тырышты.

Митингта катнашучылар Андрей Николаевичка хөрмәт йөзеннән яңа мемориаль тактага чәчәкләр салдылар, һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Митинг барган вакытта, кайдадыр еракта күке гомер елларын ашыкмый гына санады. Ә һәлак булган геройларның алда мәңгелек тынлык һәм хәтер генә!

Фотогалерея.


Нет комментариев