Программа 2021 елга кадәр исәпләнгән.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәрвакыт шушы идеяне алга сөрде, без ана капиталы вакыты чикләнмәгән ниндидер чара булырга тиеш дигән инициативалар белән чыктык», - диде Вовченко.
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ана капиталы программасы ким дигәндә 2025 елга кадәр озайтылыр дип өметләнә.
Чыганак:tatar-inform.tatar
Фото: Эльвира Мубаракшина
Нет комментариев