Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Амброзия белән көрәшергә кирәк

Безнең җирлектә үсә торган мәкерле үсемлекләрнең берсе - амброзия. Ул безнең районда да үсә. Аның нинди булуы һәм аның белән ничек көрәшергә икәнлеге турында Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов сөйли:

Амброзия орлыгы бик яшәргә сәләтле. Тулы өлгергәнлеккә ирешкән орлыклар гына түгел, туфракка яшел хәлдә эләккән орлыклар да тишелеп чыга. Туфракка эләккән орлыкларның кайберсе озак вакытлар  җирдә ятып, 40 елдан соң гына тишелеп чыгарга да мөмкин. Әмма орлыкларның төп өлеше киләсе елга ук шытым бирә. 

Амброзия үләне белән көрәшү мөмкин түгел дигән тәэсир барлыкка килергә мөмкин. Бу бөтенләй үк дөрес фикер түгел. Аны юк итүнең бик күп алымнары бар. Үсемлекне кул белән йолкып ташларга да, басуларга  химик препаратлар (гербицидлар) сиптереп тә юк итәргә мөмкин. Кызганычка каршы, күпләр амброзия үсемлекләренә игътибар итми, шул рәвешле үзен һәм тирә-юньдәгеләрне җитди куркыныч астына - поллиноз (сезонлы аллергия) белән авыруга дучар итә.

Шуңа күрә амброзиягә каршы көрәш мәҗбүри чара булып тора. Чыганакларны ачыклау һәм бетерү чаралары җир хуҗаларының акчалары хисабына тормышка ашырыла.  Карантин чүп үләннәренә каршы көрәш кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Әмма, штрафлар белән генә амброзияне бетерү бурычын хәл итеп булмый. Иҗтимагый аң амброзия үсүгә юл куйган кешеләрнең бөтен җәмгыять сәламәтлегенә зыян китерүен аңларга тиеш.  

 Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе инспекторлары тарафыннан бу айда Аксубай районы территориясендә контроль-күзәтчелек чаралары узачак. Рейд тикшерүләре чүп үләненең чәчәк ату сезоны тәмамланганчы дәвам итәчәк. Бу юнәлештә районның барлык авыл җирлекләре территорияләре тикшереләчәк.

Республика буенча  авыл хуҗалыгы күзәтүе идарәсе район халкын, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үзләренең шәхси һәм арендага  алган җирләрендә амброзия үләнен бетерү буенча кирәкле чараларны үткәрергә чакыра.

Карантин чүп үләннәренә, ягъни  амброзиягә каршы нәтиҗәле көрәш кенә  - авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын торгызырга һәм кешеләрдә аллергик авырулар килеп чыгу санын киметергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев