Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алмаз Мингулов район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров Аксубай районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә кадрлар үзгәреше булды. Муниципаль депутатлар «Бердәм Россия» партия исемлеге буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановның эштән китүен кабул иттеләр.

Бүген муниципаль депутатлар Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцевның эштән китүен дә кабул иттеләр.

Һәм Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына Алмаз Мингулов кандидатурасын хуплап, аңа Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләделәр.

Утырышны ачып, Марат Җәббәров Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясен уздырган өчен барысына да рәхмәт белдерде. Һәм ул билгеләп үткәнчә, партиянең депутатлар фракциясе тарафыннан Камил Гилманов кандидатурасы Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе вазыйфасына сайлану өчен тәкъдим ителде, бу парламент составында профессиональ, даими нигездә эшләүне күздә тота.

– Камил Камал улы Аксубай районы башлыгы вазифасында 16 ел эшләде. Бу чорда сезнең бердәм эшегез нәтиҗәсендә территориаль үсешнең күп кенә мәсьәләләре уңышлы хәл ителде, икътисадта, социаль өлкәдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, – дип билгеләп үтте Марат Җәббәров. – 2023 елда тулай территориаль продукт күләме 17,5 миллиард сум тәшкил итте. 2014 елдан районның эчке тулай продукты 2,5 тапкырга арткан.

Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, районда авыл хуҗалыгы уңышлы үсә, муниципалитетларның инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча зур эш башкарылган.

Соңгы 16 елда 2,9 миллиард сумлык 92 инвестицион проект тормышка ашырылган, 372дән артык эш урыны булдырылган. Федераль, республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә юллар, торак йортлар төзелә, район үзәге һәм торак пунктлар төзекләндерелә.

2008 елдан алып районда 160 тан артык объект капиталь төзекләндерелгән, капитал салуларның гомуми суммасы якынча 5,8 миллиард сум тәшкил иткән. Аксубайда һәм Иске Ильдеряктә 285 урынлы ике балалар бакчасы, Түбән Татар Майнасы авылында 80 урынлы мәктәп, ябык йөзү бассейны, «Юность» универсаль спорт комплексы, 21 спорт мәйданчыгы, чаңгы базасы, Аксубай бистәсендә 5 җәмәгать киңлеге, 10 күп функцияле авыл клубы, 17 модульле ФАП, 2 сәнәгать паркы төзелгән, ачык футбол манежы төзелә. 176 мең квадрат метр торак, шул исәптән ГЖФ линиясе буенча – 6 күпфатирлы йорт сафка баскан, 272 километрга якын төбәк һәм муниципаль юллар ремонтланган һәм салынган.

– Уңай нәтиҗәләргә бары тик сезнең уртак эшегез, үзара аңлашып эшләвегез, район җитәкчелегенә активның, депутатлар корпусының һәм халыкның ярдәме нәтиҗәсендә генә ирешү мөмкин булды, – дип билгеләп үтте Марат Җәббәров.

Район кешеләренең махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Махсус хәрби операция башыннан районнан 130 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Камил Гилманов волонтерлар белән бергә гуманитар йөкне Россия Федерациясенең яңа төбәкләренә илтеп тапшыруда шәхсән үзе катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Камил Камал улына район башлыгы вазыйфасында нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Рәисе указы белән Камил Гилманов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

– Ышаныгыз, сөйләве авыр. Бүген залда утыручылар дуслар, якыннар, гаилә дуслары булдылар. Мин сезне барыгызны да бәяләдем, хөрмәт иттем, шатлыкларны һәм кайгыларны сезнең белән бергә бүлештек, – дип, аталарча мөрәҗәгать итте активка һәм депутатлар корпусына Камил Гилманов. – Безнең күп милләтле Аксубай районы – бик тату: чуашлар да, руслар да, татарлар да иң яхшылар. Миңа бу халык белән эшләү җиңел иде.

Марат Җәббәров, Аксубай районының киләчәк үсеш өчен потенциалы бар, дип билгеләп үтте һәм утырышта катнашучыларга башкарма комитетның беренче җитәкчесе һәм Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән 41 яшьлек Алмаз Мингулов кандидатурасын тәкъдим итте.

Алмаз Минвазыйх улы Мингулов – якташыбыз, 1982 елның 11 ноябрендә ТАССРның Аксубай районы Карасу авылында туган. Аның әтисе – Минвазыйх Шәрифҗан улы районның иң эре хуҗалыгы – «Киса» дуңгызчылык комплексы, Аксубай районының авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итте.

Алмаз Мингулов 2005 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын – “Предприятиядә икътисад һәм идарә” белгечлеге буенча, 2006 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын “Юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлый. 2019 елда “Физик культура” әзерлеге юнәлеше буенча “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе” ФГБОУ ВО магистратурасын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.

Соңгы ике елда КФУ проректоры вазифаларын башкара. 11 елдан артык Алмаз Минвазыйх улы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында, ТР Спорт министрлыгында эшләде: өч ел дәвамында – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының эшләр идарәчесе, 8 ел – министр урынбасары булып. Өйләнгән, ике кыз һәм малай тәрбияли.

Марат Җәббәров билгеләп үткәнчә, районның авыл хуҗалыгы үсешендә барлык резервлары да бар.

Алмаз Мингулов җавап сүзендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Марат Җәббәровка, депутатлар корпусына – ышаныч күрсәткән өчен һәм Камил Гилмановка район үсешенә керткән күпьеллык хезмәт өлеше өчен рәхмәт белдерде.

– Үз чиратымда Аксубай муниципаль районын, аның социаль-икътисадый хәлен алга таба да үстерергә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга омтылачакмын, – диде Алмаз Мингулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев