Аларны спорт берләштерә
Ирле-хатынлы Тимофеевлар Аксубай районын бадминтон буенча «ТНВның алтын воланы» ярышларында тәкъдим иттеләр
Республиканың тугыз районыннан 18 яшьтән 35 яшькәчә спортчылар катнашкан ярышлар Чистай районында узды. Аксубай районын Олег һәм Наталья Тимофеевлар тәкъдим итте. Алар район исеменнән «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый оешмасы хәрәкәте яшьләр секторы активистлары арасында район исеменнән чыгыш ясадылар.
Тимофеевлар турнирда җиңүгә ирешеп, үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Наталья хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады. Ул грамота, медаль һәм кубок белән бүләкләнде.
Олег белән Натальяны икесен бергә «Юность» спорт комплексында еш очратырга мөмкин. Алар буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр – бергәләп шөгыльләнәләр. Спорт – аларны берләштерә торган сәбәпләрнең берсе.
Фото: Тимофеевларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев