27 декабрьдә Аксубай янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре Коткаручы көнен билгеләп үттеләр.
Россиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасы – 1990 елда, биш елдан соң Татарстанда барлыкка килә. Кешеләргә авыр минутларда ярдәмгә килүче, гомерләрен куркыныч астына куеп, янгын телләренә киртә куючы, кешеләрне коткаручылар бәйрәмендә районның төп сәхнәсеннән иң ихлас хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.
Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов, Россия МЧС коткаручылары табигый һәм техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр шартларында эзләү-коткару эшләре алып баралар, дип билгеләп үтте.
– Коткаручылар тәүлек әйләнәсе хезмәт алып баралар, бәлага юлыккан кешеләргә ярдәм таләп ителгән барлык сигналларга җавап бирәләр, – дип сөйләде үз ведомствосының эше турында баш коткаручы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев та котлау чыгышында коткаручыларның авыр эшләре турында сөйләде.
– Бүген сезнең хезмәткә бик күп вәкаләтләр йөкләнгән. Сез тәүлек буе сугышчан әзерлек режимында эшлисез, сездә янгын сүндерү машиналары да, коткару эшләрен башкару өчен җиһазлар да бар. Сез барыгыз да үз эшенең остасы. Хезмәтегез өчен рәхмәт,– диде коткаручыларга Станислав Зайцев.
Бәйрәмгә ведомство ветераннарын да чакырганнар. Михаил Лаврентьев иптәшләрен бәйрәм белән котлап, Коткаручы гимнын башкарды. Сәхнәдә иң яхшы коткаручыларны – һөнәрдә ирешкән уңышлары өчен район җитәкчелеге һәм янгын сүндерү-коткару отряды исеменнән Грамоталар белән билгеләп үттеләр.
Нет комментариев