Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

”Актай”да нәтиҗәле эшләргә исәп тоталар

”Актай” авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре урак чорына соңгы әзерлек эшләрен алып баралар.

“Актай” ҖЧҖ игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләргә ниятлиләр. Быелгы сезонда да алар тырыш, нәтиҗәле эшләргә исәп тоталар. Игеннәрне җыеп алуны дүрт кыр корабы алып барачак, аларга Җәмил һәм Алмаз Тимбиковларның, бертуган Иван һәм Владимир Беспаловларның гаилә экипажлары, шулай ук Андрей Анищенко, Александр Маркелов, Сергей Прописнов һәм Роман Осипов идарә итәчәк.

Хуҗалыкта белдерүләренчә, алар техниканы һәм культураларны игү технологияләрен яхшы белгән тәҗрибәле игенчеләр. Аларга зур өметләр баглана. Комбайнчылар үз агрегатларын якындагы көзге бодай басуында сынап карап, агрегатларның, узелларның ышанычлы булуына инандылар инде. – Техника яңа булмаса да, яхшы ремонтланган, көйләнгән, – дип уртаклашты идарәче Михаил Градусов. – Экипажлар киеренке хезмәткә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев