Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның ындыр табагы хезмәткәрләре уңыш өчен эшли

Бу көннәрдә ындыр табакларында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре арта бара.

Күптән түгел оешкан “Волжская” ҖЧҖнең “Луч” бүлекчәсе ындыр табагында бердәм коллектив хезмәт куя. Аны склад мөдире Ирина Исаева җитәкли. Хезмәткәрләр Зинаида Сергеева, Елена Сидорова, Зинаида Мельникова һәм машинист Петр Федоров эшләр белән бик җитез идарә итәләр.

Аларның тынгысыз куллары аша ничәмә-ничә тонна ашлык уза. Узган елның көзеннән бирле алар ашлыкны сортларга аеру, калибрлау белән шөгыльләнделәр, кыш буена саклауга салынган бөртекнең торышын күзәттеләр. 

Күптән түгел генә ашлык складына чәчү өчен орлык материалы кайтарыла башлады. Ашлыкны кабул итү өчен хатын-кызлар складта тулы тәртип саклыйлар.

Тиздән авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү кампаниясе тулы көченә башланырга тиеш, 3800 гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчәргә кирәк булачак. Складка зур партиядә орлык кайтарылачак. Моннан орлыкларны автомобильләргә төяп, чәчү агрегатларына озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев