Аксубайның яшь юл хәрәкәте инспекторлары янә дәүләт автоинспекторлары белән бергә юлга чыктылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайның яшь юл хәрәкәте инспекторлары янә дәүләт автоинспекторлары белән бергә юлга чыктылар

ЮИД отряды белән берлектә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре “Тизлекне кимет – тормышны сакла” дигән акция үткәрделәр.

Аксубай урамнарында юл хәрәкәте иминлегенең алтынчы Глобаль атнасы кысаларында яшь юл хәрәкәте инспекторлары транспорт чаралары йөртүчеләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, юлда игътибарлы булуны, тизлек режимын үтәүне һәм җәяүлеләргә юл бирүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык шоферлар да игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә бирделәр. ЮИДлылар аларга, балалар – илнең киләчәге һәм аларның тормышлары машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәвенә бәйле, дигән сүзләр язылган белешмәлекләр һәм “STOP-газета” өләштеләр.

 

Фото: ЮХИДИ бүлеге архивыннан.


Нет комментариев