Аксубайның яшь китап укучылары балалар китапларын «дәваладылар»
Соңгы яңалыклар

Аксубайның яшь китап укучылары балалар китапларын «дәваладылар»

Аксубай балалар китапханәсендә ун көнлек «Китаплар хастаханәсе» акциясе узды.

Китап кешене игелекле итә, тормышка, әйләнә-тирә дөньяга һәм кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра. Өлкәннәр балаларны китапларга сакчыл карарга өйрәтергә тиеш. Шушы максат белән Аксубай балалар китапханәсендә «Китаплар хастаханәсе» дигән акция игълан ителгән иде. Ул 10 көн дәвам итте.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга китапларның «авырулары» турында сөйләделәр. Яшь китап укучылар игътибар белән тыңладылар, ә аннары зур әзерлек белән әдәбиятны «дәвалауга» керештеләр. Алар бөкләнгән битләрне төзәттеләр, карандаш белән ясалган язуларны чистарттылар, ертылган битләрне скотч һәм кәгазь белән ябыштырдылар. Китап укырга яратучылар акция вакытында барлыгы 30дан артык балалар китабын рәткә китерделәр.

Балалар китапларны ремонтлауда үзләренең катнашуының мөһимлеген тойдылар. Нәтиҗәдә аларның һәркайсы китапка сакчыл, пөхтә карарга кирәклеген аңлады. Әгәр дә китап ялгыш ертыла икән, аңа шунда ук беренче «медицина ярдәме» күрсәтергә кирәк!

 

Фото: балалар китапханәсе архивыннан.


Нет комментариев