Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

ТРның «Яшь гвардия» проекты кысаларында 22 гыйнвар көнне районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Әлеге мөһим вакыйга белән котларга районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфинга һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Анна Борисовага насыйп булды.

Укучылар паспортларны стильләштерелгән тышлыкта алдылар, ул аларга әлеге мөһим вакыйга турында искә төшереп торачак. Шулай ук яшь гражданнар белән берлектә тапшыру тантанасы кысаларында Россия гражданлыгы һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев