Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның тәрбиягә бала алган ата-аналарына балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

Районның опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар белән “Җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү турында” дигән мөһим темага әңгәмә үткәрде.

Баланың сәламәтлеге һәм иминлеге якын кешеләрнең мәхәббәтенә, кайгыртуына һәм тиешле контроленә бәйле.

Бүлек белгечләре тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм опекуннарга ял вакытында үтәлергә тиешле таләпләрне җиткерделәр. Әңгәмә вакытында билгеләп үтелгән иң төп моментлар арасында: балаларга 23 сәгатьтән соң урамда йөрү катгый тыела.

Өлкәннәргә юлларда балаларның куркынычсызлыгы буенча берничә кагыйдәне искә төшерделәр. Шул исәптән, 14 яше тулмаган яшүсмерләргә автотрассалар буенча велосипедта йөрергә ярамый; 16 яше тулмаган балаларга скутер, мопед, квадроцикл белән идарә итү тыела. Шулай ук опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тәрбиягә бала алган ата-аналарга балаларга юлларда игътибарлы булырга, сулыкларда үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, газ һәм электр приборларыннан файдалану таләпләрен үтәү турында искә төшереп торырга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев