Бердәм тавыш бирү көнендә Аксубайдан сугыш ветераны Елисей Тимирясов өйдә тавыш бирде.
97 яшьлек Елисей Мурзич сайлау комиссиясе әгъзаларын көтүен, бер генә тавыш бирүне дә калдырмавын әйтте. Тик соңгы елларда, сәламәтлегенә бәйле, ул өйдә тавыш бирә.
Ветеран тавыш бирү бюллетеньнәрен өйрәнде.
– Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирәм, – дип сүзен кыска тотты Елисей Мурзич.
Сугыш юлын 46нчы танк гаскәрләре составында танк командиры булып узган, Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев операцияләрендә, Румынияне азат итүдә катнашкан кеше буларак, тыныч күк йөзе аның өчен бик тә мөһим.
1944 елның сентябрендә Яссы шәһәре янындагы канлы бәрелешләрдә яралана, госпитальдә дәвалана. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнгән.
Фронтовик-танкчы, мәктәптә хәрби җитәкче, тарих укытучысы, уку мөдире булып эшләп, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм җиңү яулап кайткан каһарманнарның хәтерен мәңгеләштерү буенча гаять зур эш башкарды, мәктәп музеен булдырды, китапларында һәм очеркларында якташларыбыз турында истәлекләр калдырды.
Күп еллар дәвамында җәмәгать эшендә нәтиҗәле хезмәт куйды – районның ветераннар оешмасын җитәкләде. Күпләр өчен ул бүген укытучы, остаз, актив җәмәгатьче, тарихчы һәм туган якны өйрәнүче булып кала.
Нет комментариев