Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның педагогика ветеранын укучылары хәтерли

Ветеран укытучы Галина Чернова һәм аның күп кенә хезмәттәшләре өчен – Укытучы көне – дулкынландыргыч хатирәләр көне.

Элеккеге укучылары аның янына башлангыч мәктәптә укыган көннәрне искә алыр өчен киләләр. Мондый очрашулар бик җылы мохиттә үтә – башлангыч мәктәптән урта мәктәпкә күчү көненнән алып күпме еллар узса да, аның тәрбияләнүчеләре барысын да кичә генә булган кебек искә алалар. Беренче укытучылары аларның шәхес булып җитешүендә нинди роль уйнавын аңлап та бетергәннәрдер, мөгаен. Менә бу юлы да алар мөгаллимә янына чәчәкләр, бүләкләр белән килеп, Укытучылар көне белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Галина Чернова башлангыч сыйныфлар белән Савгач урта мәктәбендә эшли башлый. 1971 елда педучилищены тәмамлаганнан соң, ул берничә ел Иляшкино башлангыч мәктәбендә эшли. Урмандеево башлангыч мәктәбендә 20 ел укытучылык итә. Лаеклы ялга да шуннан китә. Ул белем биргән иң яшь буын укучыларның да бүген үз гаиләләре, балалары бар. Әмма алар укытучыларының дәресләрен хәтерлиләр, аның хәер-фатыйхаларын, лаеклы, гармонияле шәхес булырга, куелган максатка ирешергә кирәк, дигән киңәшләрен онытмыйлар.

 

Фото: Галина Чернованың шәхси альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев