Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның ”Нежность” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Аксубай егетләре” балалар ансамбле концерт бирде

Баянчылар халык ансамблендә катнашучылар халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы концерт белән булдылар.

Социаль хезмәт алучылар өчен концертны республика, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары әзерләде. Алар арасында Вадим Липатов, Никита Семенов, Ильяс Исмәгыйлев, Глеб Мясников, Семен Крайнов, шулай ук Анна Краснова, Николай Васильев һәм Даниил Гайнуллин да бар.

Ансамбльдә катнашучылар матур чыгышлары белән ял итүчеләрнең кәефләрен күтәрделәр. Һәр тамашачыга ярарга тырыштылар. Балалар классик, хәрби һәм эстрада музыкасы, халык көйләре кебек күңелгә ятышлы төрле композицияләр башкардылар. Беркемне дә игътибарсыз калдырмадылар, барлык теләкләрне дә үтәделәр.

Концерттан тыш, ял итүчеләр белән аралашу булды. Ансамбльдә катнашучылар үз иҗатлары, мавыгулары турында сөйләделәр. Социаль хезмәтләр алучылар ансамбльдә Аксубайдан гына түгел, ә авыллардан да балаларның шөгыльләнүенә гаҗәпләнделәр. Савгач һәм  Заря авылларыннан да балалар дәресләргә киләләр икән.

Очрашу ахырында кунаклар һәм ял итүчеләр традиция буенча истәлеккә фотога төштеләр.

 

Фото: "Аксубай егетләре" ансамбле архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев