Быелның язында Мазилин урамында яңа агач үсентеләре утыртылды һәм аларның барысы да яхшы үсеп китте, хәзер инде алар якынлашып килүче салкын сезонга әзер.
Быел шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Мазилин урамын яшелләндерүгә «Лукойл» «ЭКОулица» социаль һәм мәдәни проектлар грантын отты. Бу урамда 174 куак үсентесе утыртылды. Болар туя, балан, гортензия, мәңге яшел самшит, барбарис, спирея һәм бик күп башка төр куаклар. Бистә советы хезмәткәрләре җәй буе үсентеләрне тәрбияләделәр, су сиптеләр. Эссе, коры җәйдә эшчеләр агачлар үсеп, тернәкләнеп китсен өчен зур тырышлык куйдылар. Үсентеләр сафы җәйге чор дәвамында матур гына үсеп, күзләрне иркәләп торды.
Алда – кыш. Муниципаль берәмлек хезмәткәрләре кышкы салкын җилләр агачларның ботакларын сындырмасын өчен дә борчылдылар – таяк кадап һәр үсентене шуңа бәйләп куйдылар. Үсентеләр якланган. Әмма, гражданнар йорт хайваннарын ирекле утлауга чыгарып җибәрә икән, бистә советы хезмәткәрләренең хезмәте юкка чыгарга мөмкин.
Нет комментариев