Аксубай шәһәр тибындагы бистәнең Яр буе урамында магистраль суүткәргеч челтәрләрендә авария-торгызу эшләре белән бәйле рәвештә бистәнең көнчыгыш өлешендә су бирү туктатылды.
Эшләр иртәдән башланды, аларны 13.30 сәгатькә тәмамлау планлаштырылган булса да, ремонт процессы сузыла.
– Авария-торгызу эшләре катлаулы булу сәбәпле, салкын суны 16.30 сәгатькә бирү планлаштырыла, – дип шәрехләде Нурлат җылылык челтәрләренең Аксубай участогы җитәкчесе Мансур Сәхәбетдинов.
Нет комментариев