Аксубайның “Хыял” балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Без коррупциягә каршы” бәйгесендә катнаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайның “Хыял” балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Без коррупциягә каршы” бәйгесендә катнаштылар

Унҗиде кеше коррупциягә каршы юнәлештәге рәсемнәрне тәкъдим итте, шуларның өчесе җиңүче дип табылды.

”Без коррупциягә каршы” рәсемнәр бәйгесе коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларда әхлак һәм хокукый культурага дөрес караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Хөкемдарларга җиңүчеләрне билгеләү, карарлар кабул итү җиңел булмады, чөнки 17 эшнең барысы да призлы урынга лаек иде, һәркем коррупциягә каршы темага үзенчә карашын белдергән.

Көчле фикер алышудан соң җиңүчеләр билгеләнде:

11 яшьлек Вероника Тимофеева беренче урынны яулады!

Икенче урынны Ульяна Борисова алды, аңа 8 яшь.

16 яшьлек Анатолий Ковшовка өченче урын бирелде.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан бәйгедә катнашучылар бүләкләү тантанасында катнаша алмады, шуңа күрә призларны «Хыял» приютының стационар бүлеге мөдире Ләйлә Васильевага тапшырдылар, ул аларны үз тәрбияләнүчеләренә тапшырачак.

Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина һәр катнашучыга татлы бүләкләр алып килгән ииде, ә җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр, алар арасында – спорт формасы өчен кепкалар, блокнотлар һәм рюкзаклар бар.


Нет комментариев