Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нигез салынган парк яңа үсентеләр белән тулыланды.

Яңа микрорайондагы «Кояшкай» балалар бакчасы янындагы паркта иртәдән үк кеше күп иде. Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре бирегә яшь үсентеләр алып килделәр һәм волонтерлар бердәм булып эшкә керештеләр. Баштарак утыртылган, тамыр җибәреп үсеп китә алмаган агачлар урынына алар яңаларын утырттылар.
– Быел җәйге чорда күзәтелгән аномаль эсселек, яңгыр булмау аркасында үсентеләр күпләп корыды, – ди Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Көзен утыртылган үсентеләр яхшы гына үсеп китәр, дип өметләнәбез, язгы дым да ярдәм итәчәк.
Утыртканнан соң, үсентеләргә күп итеп су сиптеләр. Агачлар утыртуда Аксубай урманчылыгы, Радик Мостафин җитәкчелегендә «Юность» УСЗ, бистә советы, район мәдәният йорты, җәмәгать суды коллективлары вәкилләре актив катнашты.
Берничә сәгать тырышлыктан соң паркта чыршы, пирамидаль тирәк, асылмалы каен, вак яфраклы юкә, миләш, сары акация сафлары тулыланып калды.
Җиңү паркында барлыгы 10 төргә якын агач утыртылган.
Нет комментариев