Аксубайның Дуслык урамында юл төзекләндерелә: халык шатлана да, борчыла да
Район үзәгенең Дуслык урамында юл эшләре башланган.
Редакциягә урам халкы мөрәҗәгать итте инде. Алар авыр техника тавышына да, автомобильләр йөрүгә бәйле вакытлы уңайсызлыкларга да түзәргә әзер. Чөнки юл һәркемгә дә, барыннан да элек, аларның үзләренә кирәк, өстәвенә монда тротуар да салыначак. Кешеләрне, ремонтка карамастан, Мазилин һәм Романов урамнарыннан машина йөртүчеләрнең юлны «кисеп» узуы борчый. Нәтиҗәдә, болай да тар булган урамда балаларга йөрү тагын да куркынычрак булды, чөнки техника борылыш өчен урын эзли башлый, яисә шулай ук балалар уйнаган тыкрыклар аша узарга омтыла.
Билгеләнгән участокта эшләрне Аксубай юлчылары алып бара. Алар һәрвакыт профессиональ һәм оператив эшләсәләр дә, биредә эшләр бер генә атнага сузылмаячак.
– Асфальт җәю процессы озак түгел, әмма юл катламын әзерләү өчен вакыт кирәк. Юлчылар бригадалары, технологияне үтәп, тиз эшлиләр. Урам халкына вакытлыча уңайсызлыкларга сабыр итеп түзәргә туры киләчәк. Монда эшне план буенча уку елы башына төгәлләячәкбез, – дип шәрехләде «Татавтодор» АҖенең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев