Аксубайның беренче сыйныф укучысы – республикада иң яхшы
Соңгы яңалыклар

Аксубайның беренче сыйныф укучысы – республикада иң яхшы

Иске Ильдеряк мәктәбенең беренче сыйныф укучысы республика рәсемнәр бәйгесендә җиңүче булды.

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең “Чиста ил” проекты ярдәме белән “Экология” – балалар карашы” илкүләм проекты” рәсемнәр һәм проектлар бәйгесе үткәрелде.


Анда Иске Ильдеряк мәктәбеннән беренче сыйныф укучысы Александр Никонов та катнашты. Ул “Без – чиста Татарстан өчен” проектында иң яхшысы дип танылды, җитәкчесе – Наталья Карпова.


Өченче урынны алып, Александр Милли проектларны мәгълүматлаштыру һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча Комиссия җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова имзалаган җиңүче Дипломына лаек булды. Онлайн бүләкләүдә шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһапов та катнашты.


Беренче сыйныф укчысына Диплом һәм бүләкне район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин шәхсән үзе тапшырды. Бүләккә ул сәяхәт өчен барлык кирәк-ярак салынган рюкзак алды.


Мондый проектлар – үсеп килүче буында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә кызыксынуын арттыру өчен менә дигән мәйданчык. Чыгыш ясаучылар сүзләренә караганда, әлеге эшләр белән күчмә күргәзмә якын арада Татарстан мәктәпләре буенча узачак.

 

 


Нет комментариев