Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның балалы гаиләләре 1 июньнән 10 мең сум күләмендә түләүләр алды

10 мең сум күләмендә түләүләр алуга районның 217 кешесе гариза тапшырган.

3 яшьтән 16 яшькәчә, ягъни 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр, ана (гаилә) капиталы сертификаты булу-булмауга бәйсез рәвештә, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алу хокукына ия булдылар. Тәләүләрне алу өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризалар 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Гаиләләрнең “путин тәләүләрен” алуга гариза тапшыру активлыгы берничә тапкырга арткан. Мошенниклар бу хәлдән файдаланып, охшаш адреслар һәм дизайн белән дистәләгән фейк интернет сайтлар булдырган. Әмма алар гына түгел, кайбер гаиләләр дә, балалары турында дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтеп, «системаны» алдарга омтыла.

– Балаларның яше критерийга туры килә торган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Бала турында дөрес мәгълүматлар һәм шулай ук банк счеты реквизитларын төгәл күрсәтү дә мөһим. Югыйсә, тискәре җавап яисә акча күчерүдә тоткарлыклар булырга мөмкин, – дип искәртә Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Владимир Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев