Аксубайның армиягә чакырылучы егетләре хәрби маршлар астында хәер-фатихалар алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайның армиягә чакырылучы егетләре хәрби маршлар астында хәер-фатихалар алдылар

Бүген Аксубай районында армиягә чакырылучы егетләрне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озату булды.

Хәрби хезмәткә Шәрбәннән Фәннур Галлямов, Ерепкинодан Артем Ижотов, Иске Савруштан Владимир Козлов, Емелькинодан Борис Кононов, аксубайлылар Адель Миннегулов һәм Савватий Терегулов, Иске Ибрай авылыннан Айнур Миннегулов һәм Рифат Хәлиуллин китте.

Иртәдән үк Хәрби дан мемориалы янында хәрби маршлар яңгырады. Төгәл иртәнге 06:00 сәгатьтә булачак Ватан сакчылары Азат итүче сугышчы һәйкәле янында сафка бастылар. Ә мәйданның каршы ягында аларны озатырга, хәер-фатихаларын бирергә килгән якыннары урын алды. Хезмәткә китүчеләрне озатырга район, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре дә килде.

– Без ел саен армиягә чакыру планын үтибез, безнең егетләр армиядә хезмәт итәргә әзер һәм алар Туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Улларын үз Ватаннарының патриотлары итеп тәрбияләгән өчен, әти-әниләргә рәхмәт. Бер ел – зур срок түгел, үзегезнең элгәрләрегез кебек намуслы хезмәт итегез.

Булачак солдатлар алдында аталарча теләкләре белән ТР буенча Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин чыгыш ясадылар. Автобуста урыннар алырга дигән команда бирелер алдыннан, һәр призывникка район исеменнән бүләккә кул сәгатьләре тапшырылды.

 


Нет комментариев