Социаль челтәрләрдә ”Сугышта хатын-кыз йөзе түгел” дип исемләнгән республика бәйгесе старт алды.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә Вконтакте, Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрендә шәхси биттә Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның фотоларын, алар турында видео, инша язып урнаштырырга кирәк.
Эшләрне бәйгенең рәсми хэштеглары белән имзаларга:#увойнынеженскоелицорт #молодежьтатарстана #молпарламентрт. Эшләрне барысы да кереп карый алсын өчен, профиль ачык булырга тиеш.
Аннан соң гариза тутырырга һәм башкарылган эшләрнең төп нөсхәләрен ”Сугышта хатын-кыз йөзе түгел” бәйгесе тамгасы белән беркетеп, бәйге администраторының tat.contest@bk.ru почтасына юлларга.
Нет комментариев