Республика күләмендә узган Уявны бәйрәм итү вакытында Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Түбән Баланда авыл мәдәният йорты методисты Василий Воронин, Урмандеево авыл мәдәният йорты режиссеры Эдуард Ильин Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.
Яңа Аксубай мәдәният йорты методисты Елена Охотниковага, Урмандеево авыл мәдәният йорты методисты Архип Ивановка Чуашстан Республикасының Мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Ольга Копонева һәм җирлекара үзәк китапханә директоры Ирина Телешева Чуашстан Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. ЧНКА төбәкара иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасына Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты методисты Любовь Леонтьева, район мәдәният йорты белгече Андрей Ондиков лаек булды.
Нет комментариев