Татарстан Республикасында контракт буенча чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәткә туплау игълан ителде.
Контракт буенча чик буе гаскәрләрендә хезмәткә керешер өчен, кандидат әлеге таләпләргә туры килергә тиеш: Россия Федерациясе гражданлыгы, РФ Кораллы Көчләр сафларында вакытлы хезмәт итү, яшь категориясе – 35 яшькә кадәр.
Россия чикләрен саклаучы гаскәрләрдә хезмәт иткән өчен дәүләт солдатларны лаеклы хезмәт хакы, тотрыклылык, социаль гарантияләр белән тәэмин итә. Туган илгә хезмәт итүне чик буе гаскәрләрендә дәвам итәргә теләгән элеккеге хәрбиләр әлеге мәсьәлә буенча белешмә сорап 8 (843) 231-49-58 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.
Нет комментариев