Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга хас төзекләндерү эшләре: берәүләр чәчәкләр һәм үсентеләр утырта, икенчеләре терлекләрен урамнарга чыгарып җибәрә 

Үзизоляция режимына карамастан, аксубайлылар шәхси йортлар тирәсен актив ямьләндерә.

Кар эреп беткәннән соң, чүп-чар инде җыештырылган, яшелләндерү, чәчәк түтәлләре ясау эшләрен башкарасы бар. Предприятиеләр һәм оешмалар чәчәкләр утыртуга керешәчәк, бистәне яшелләндерү программасы кысаларында Аксубайда агачлар да утыртыла. 

Ләкин кар эреп бетү белән, район үзәге урамнарында, чәчәкләргә дә, үсентеләргә дә куркыныч янап, кабаттан терлекләр йөри башлады. 

– Язгы-җәйге сезон дәвамында күпме кеше матурлык тудыра, күпме хезмәт салына. Чынлап әйтәм, кешеләрнең хезмәте өчен күңел рәнҗи. Үз бистәңне шулкадәр яратмаска мөмкинме икән, – дип ачынып сөйли Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Ахыр чиктә, үз малларыгыз өчен җаваплы булсагыз иде. 

Һәм, утыртылган үсентеләргә, түтәлләргә зыян салган өчен, мал хуҗаларына штрафлар салыначагы турында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев