Аксубайлыларга чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләрне караган өчен түләүләр тиеш
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләрне караган өчен түләүләр тиеш

Хезмәткә яраксыз кешене карап тәрбияләгән өчен гражданин айлык түләүләр алырга мөмкин.

Бу хакта ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сөйли.

-Айлык компенсация түләүләре I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбүри түгел. Әлеге түләүнең күләме 1200 сум. Иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Компенсация түләүләрен билгеләү өчен гаризаны гражданинның Шәхси кабинеты яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Пенсия фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Үзмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.


Нет комментариев