Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга авыл хуҗалыгы производствосын алып баруда дәүләт ярдәм итә

Авыл хуҗалыгы производствосын алып бару җиңел эш түгел. Бу өлкәдә максатчан һәм үҗәт кешеләр генә уңышлы эшли ала. Эш авыл хуҗалыгы бизнесына ярдәм итүгә кагылганда, дәүләт тә читтә калмый.

Хуҗалык итүнең кече формаларына субсидияләрнең ни рәвешле тәкъдим ителүе турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов сөйли.

– 2021 елда хуҗалык итүнең кече формаларына субсидияләр сайлап алу конкурсы рәвешендә тәкъдим ителә. Субсидияләр алучыларны сайлап алу, сайлап алу критерийлары һәм сайлап алуда катнашуга кергән гаризалар чиратының туры килү-килмәвеннән чыгып, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнар тарафыннан юлланган тәкъдим-соратып алу (гаризалар) тапшыру ысуллары белән башкарыла. Министрлык «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында һәм министрлыкның рәсми сайтында гаризаларны сайлап алу турында мәгълүмат урнаштыра.

2021 елда безнең республикада урта һәм кече бизнес вәкилләре, Татарстан Рспубликасында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар өчен дәүләт ярдәме чаралары буенча «Минем субсидияләр» мәгълүмати системасы эшли башлады. «Минем субсидияләр» хезмәтләре https://subsidiya.tatar.ru/ и https://subsidiya.tatarstan.ru/ рәсми сайтларында урнаштырылган.

– Аларны кем алырга хокуклы?

– Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданинның сайлап алуда катнашу өчен электрон гариза һәм документлар тапшыру хокукы бар. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданинга субсидия, субсидия тәкъдим итү буенча кабул ителгән йөкләмәләрне үтәгән очракта бирелә.

– Коррупцион күренешләрне булдырмас өчен, бу акчаларның дөрес кулланылышын кем контрольдә тота?

– Россия Федерациясе законына нигезләнеп, министрлык һәм дәүләт финанс тикшерүе органнары субсидия алучыларның субсидияләр бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен үтәүләрен мәҗбүри тикшерәләр. Хуҗалык итүнең кече формаларына субсидияләр бирү буенча хокук бозулар ачыкланмаган.

– Борис Анатольевич, әйтегез әле, бер ел эчендә район буенча күпме фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алды?

– 2021 елда 36 КФХ башлыгы субсидия алды, 18584,846 мең сум күләмендә субсидия бирелде, «Агростартап» грант ярдәме программасы буенча 2 КФХ 5802,097 мең сум субсидия алды һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган 1358 кешегә савым сыерларын һәм кәҗәләрне тотуга чыгымнар өлешен каплауга 11618,5 мең сум, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга 1400,0 мең сум субсидия бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев