Аксубайлылардан үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр итүләрен сорыйлар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылардан үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр итүләрен сорыйлар

14 марттан Татарстанда «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит» Гомумроссия акциясенең беренче этабы старт алды.

Акциянең төп максаты – гражданнарның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына җәлеп итү, җәмгыять һәм наркоконтроль органнары, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура көчләрен берләштерү, шулай ук катлаулы хәлдә калган кешеләргә түләүсез консультатив ярдәм күрсәтү.

Аксубайлылар Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә 8 (84344) 2-74-69 яки 2-79-74, Аксубай районы прокуратурасына 8 (84344) 2-72-62 телефоннары буенча шалтыратып, наркотиклы матдәләр куллану, җитештерү һәм тарату фактлары турында хәбәр итә алалар.

Фото


Нет комментариев