Аксубайлылар «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Аксубай районы территориясендә берьюлы берничә мәйданчыкта күмәк агач утырту эше алып барылды.

Аксубай участок урманчылыгында 8 кварталда Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы аппаратлары, Яңа Аксубай авыл җирлеге, шулай ук «Ак барс Мед» һәм «Ак барс Страхование» иминият компанияләре хезмәткәрләре җыелды. Бу коллективлар узган еллар табигатьне саклау акцияләрендә дә даими катнаштылар, быелгы «Урманны саклыйк» акциясен дә әзерлек белән хупладылар.

– Урманга агачлар утырту өчен теләп килдек, – диделәр компания хезмәткәрләре. – Көзге урманда булу үзе бер рәхәт, әйләнә-тирә нинди матурлыкка күмелгән, чиста һава!

Акциядә катнашучылар алдында 0,4 гектар участокта өч еллык чыршы үсентеләре утырту бурычы торды. Моны ничек эшләргә кирәклегенә беркемне дә өйрәтергә туры килмәде – утырту процессын урман үстерүдә тәҗрибәләре булган кешеләр алып барды.

Бу ноктадан дистәләрчә чакрым ераклыкта урнашкан Ибрай участок урманчылыгы территориясендә каен үсентеләре утырттылар. Участок урманчылыгы урманчысы Айрат Җамалиев җитәкчелегендә, акциядә Иске Ильдеряк авыл җирлегенең бюджет оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар да шулай ук, файдалы, мөһим эшне күңелле эш белән бергә алып баруларын, көзге табигатьнең искиткеч булуын билгеләп үттеләр.

Шулай ук Чабаксар участок урманчылыгында Алексей Данилов җитәкчелегендә 67 кварталда яшь урман үсентеләре утыртуда авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев үз коллективы белән һәм Урмандеево, Савгач мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. 250 метр озынлыктагы тигез буразналарга Чабаксар участок урманчылыгында урман хезмәткәрләре кулы белән үстерелгән каен үсентеләрен утырттылар. Бердәм эш яхшы нәтиҗәләр бирде – урман йөзләгән яшь үсентеләр белән тулыланды, алар еллар узу белән карап туймаслык куе каен урманына әвереләчәк.

 


Нет комментариев