Аксубайлылар «Up Grade_prof» форумында катнашты
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Up Grade_prof» форумында катнашты

Биләрдә «Up_Grade_prof» республика яшьләр форумы узды.

Анда Татарстан Республикасының актив яшьләре, шул исәптән Аксубай районы вәкилләре дә катнашты. Форумны оештыручылар – «Татарстан - Новый век» – «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте.

Форумда спикерлар һәм экспертлар арасында Аксубай җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева да эшләде. Аксубай балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева һәм үзмәшгуль Александр Артемьев ике көн дәвамында социаль проектны ничек язарга, безнең төбәктә нинди һөнәрләргә мохтаҗлык бар, үз берләшмәңне һәм проектыңны массакүләм мәгълүмат чараларында ничек алга этәрергә, нәрсә ул инновацияләргә карата ачыклык һәм сиземлек, Татарстан Республикасында яшьләргә һәм аларның проектларына дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуларда катнаштылар. #UpGrade_prof форумында катнашу нәтиҗәсе булып үз районыңда да гамәлгә ашырырга мөмкин булган локаль яшьләр берләшмәсен үстерү картасы торды.

 

Фото: Аксубай җирлекара китапханә архивыннан.


Нет комментариев