Район хатын-кызлар берлеге Россия хәрбиләренә 58 посылка җыеп җибәрде.
Акцияне Россия хатын-кызлар берлеге Украинадагы махсус операциядә катнашучы безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү үтенече белән игълан итте.
– Акция игълан ителгән беренче көнне үк биш зур посылка җыйдык. Битараф булмаган кешеләр гигиена чаралары, тәм-томнар, чәй, кофе, кием-салым һәм башка әйберләр алып килделәр. Хәтта акча да алып килделәр һәм кирәкле әйберләрне без үзебез сатып алдык, – дип сөйләде хатын-кызлар берлеге әгъзасы Ирина Телешева. – Балалар Россия хәрбиләре белән горурланулары турында хатлар яздылар. Килгән һәркем хәрби хезмәткәрләргә тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Әйберләр җыю үзәк китапханәдә оештырылды, посылкаларны төрү кичкә кадәр дәвам итте. Посылкаларның гомуми авырлыгы 240 килограммнан артык тәшкил иткән. Оештыручылар кешеләр алып килгән күчтәнәчләр исәбен һәм исемлеген катгый исәпкә алып бара.
Киңәш ителгән әйберләр исемлегендә, тиз бозыла торган азык-төлектән тыш, бары тик иң кирәклеләр генә – тиз пешә торган боткалар (карабодай), шоколад, печенье, вафли, пакетлы чәй, кофе, сыр, ысланган казылык, гигиена чаралары – теш пастасы һәм щеткасы, сабын, дымлы салфеткалар, оекбашлар, майкалар, футболкалар, дезинфекторлар.
Пәнҗешәмбе иртәсендә йөк төягән машина, республика шәһәр һәм районнарыннан посылкалар җыю оештырылган Татарстанның хәрби комиссариатына юл алды. Ә аннан алар авиаборт белән адресатларга җибәреләчәк.
Инициатив төркем хәрби хезмәткәрләр өчен посылкалар җыюны дәвам итә. Әйберләрне җыю шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханәдә оештырыла.
Нет комментариев