Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар сугыш еллары фотохроникасын тулыландырды

Республикада «Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия конкурсының башлангыч этабы узды.

Шул вакыт эчендә йөзләгән, меңләгән тарихи фторәсем, меңләгән эзләнү эше һәм әлеге фоторәсемнәр турында хатирәләр җыелды, яңартылды һәм тикшерүгә җибәрелде. Шул исәптән аксубайлылардан да.

Истәлек акциясенең бурычы – әтиләребез, бабаларыбыз катнашкан сугыш еллары вакыйгалары фотошаһитларын үсеп килүче буын өчен саклап калу. Ә бит кәгазь чыганаклар мәгълүматлар саклау өчен ышанычлы алым түгел. Мәгълүматлар цифрлы төргә күчергәндә һәм бердәм архивка урнаштырганда гына сакланачак. Күбесенчә мәктәп укычыларыннан, студентлардан торган әлеге проект волонтерлары нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә.

Бәйгенең чираттагы этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә Мәскәүдә бәйгегә якынча нәтиҗәләр чыгарылган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Иҗтимаги палатасында бәйге лауреатларын һәм җиңүчеләрен котлау булды. Тантаналы чарада Аксубай районы ветераннары советы президиумы әгъзасы Галина Бобкова катнашты. Бүләкләү тантанасының мөхтәрәм кунагы РФ Иҗтимаги палатасы әгъзасы Сергей Рыбальченко булды. Ул Татарстанның Бөтенроссия акциясен оештыруга керткән өлешен югары бәяләде, актив җәмәгатьчелекнең үсеп килүче буынга патриотик тәрбиягә бирүгә системалы якын килүе үз җимешләрен бирә, дип ассызыклады.

Проект гамәлдә булган ике ел ярым вакыт эчендә Бөтенроссия оештыру комитетына барлык фотографияләрнең өчтән бер өлеше яки 24,5 мең фотосурәтнең 8765е Татарстаннан юлланган. Хәзерге вакытта бөтен материаллар да www.fotohroniki.ru интернет-сайтта урнаштырылган.

Бүләкләү татанасында Татарстан төбәкләр арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия бәйгесенең башлангыч этабында җиңүче булды, дип билгеләп үттеләр. Оештыру комитетына узган ел башыннан алып безнең республикадан 2735 фоторәсем кергән. Татарстан гомуми беренче урынны һәм ике мөһим номинациядә беренче позицияләрне яулады. Муниципалитетлар арасында жюри икенче урынны бәйгегә 483 рәсем җибәргән Аксубай районына бирде. Аксубайлылар Бөтенроссия оештыру комитетыннан район башлыгы Камил Гилманов исеменә икенче урын өчен дипломга лаек булдылар.

– Бу – лаеклы җиңү, – дип билгеләп үтте Галина Бобкова. – Аңа район мәктәпләре коллективлары, мәктәп музейлары, мәктәптән тыш эшләр үзәге, илебез тарихына битараф булмаган район гражданнары зур өлеш кертте. Алар сугыш еллары фотоларын, материалларны тупладылар. Йөзләгән кешенең тырыш хезмәте эзсез югалмас. Сайттагы бу рәсемнәр беркайчан да югалмаячак, бабаларыбыз турындагы истәлек булып мәңге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев