Аксубайлылар социаль ярдәм чараларын ПФР аша алачаклар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар социаль ярдәм чараларын ПФР аша алачаклар

2022 елның 1 гыйнварыннан ПФРга кайбер социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнә торган яңалык үз көченә керде.

Кайбер категория гражданнар бу елдан пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләрне, элекке кебек, социаль яклау бүлеге аша түгел, ә Пенсия фонды аша ала башлаячак. Федераль законга яңа үзгәрешләр кертелде.

– Бу балалары булган эшләмәүче гражданнарга, радиация йогынтысына дучар булучы затларга, реабилитацияләнгән затларга, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларына ия булган инвалидларга (инвалид балаларга), пенсия тәэминаты ПФР аша гамәлгә ашырылган хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә кагылачак, – дип аңлатты Аксубай районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Әгәр социаль ярдәм чаралары 2022 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән булса, түләүләр автомат рәвештә РФ Пенсия фонды тарафыннан элек күрсәтелгән реквизитларга башкарылачак. Әмма, әгәр сез пособие алу хокукына ия булсагыз, тик аннан әлегә кадәр файдаланмаган булсагыз, ПФРның клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Матди ярдәм чараларының тулы исемлеге ПФРның рәсми сайтында күрсәтелгән.


Нет комментариев